Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олы Әтнә авылында «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале узачак
2026 елның 1 августында Олы Әтнә авылында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы территориясендә «ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елдан башлап фестиваль ике елга бер тапкыр уздырыла. 2026 елгы фестивальнең төп идеясе — Казан артындагы татар туй йолаларын саклау, туй тантанасына бәйле гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне торгызу һәм популярлаштыру. Оештыручылар тарафыннан киң программа әзерләнгән, ул яңа форматта гамәлгә ашырылачак.
Бәйрәм Чулпан урамында халык җырлары һәм гармуннары белән матур парадтан башланачак. Тамашачыларны катнашучы коллективлар белән танышу көтә, аннан соң республика районнарыннан һәм Казан шәһәреннән чакырылган артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән концерт өлеше булачак.
Фестиваль кунаклары өчен парк территориясендә интерактив тематик мәйданчыклар эшләячәк.
Россия халыклары бердәмлеге елында «ӘтнәТуй» фестивале аерым әһәмияткә ия. Ул уртак мәдәни киңлекне ныгытуга һәм республика районнары арасында иҗади багланышларны үстерүгә йогынты ясый. Бу талантлы коллективлар өчен үзләренең осталыкларын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү һәм үзләрен төбәкара дәрәҗәдә таныту өчен уникаль мөмкинлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз