Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олланд белән Меркель, Украинаның көнчыгышындагы вазгыять турында фикерләшү өчен, Мәскәүгә килә
"Без Украинадагы низагны җайга салу буенча яңа тәкъдим ясыйбыз", - дип белдергән Франция Президенты
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Франция Президенты Франсуа Олланд белән Германия канцлеры Ангела Меркель, Украинаның көнчыгышындагы хәл турында фикерләшү өчен, Мәскәүгә килә, дип хәбәр итә "Интерфакс".
"Без Украинадагы низагны җайга салу буенча яңа тәкъдим ясыйбыз", - дип белдергән Франция Президенты Елисей сараенда узган ел саен үткәрелүче конференция барышында.
Франция Президенты сүзләренчә, алар Меркель белән, Украинадагы вазгыять хакында фикерләшү өчен, Россия һәм Украина лидерлары белән очрашырга ниятли.
Искәртеп узабыз: кичә иртән АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Украина Президенты Петр Порошенко, премьер-министр Арсений Яценюк, тышкы эшләр министры Павел Климкин һәм парламент вәкилләре белән очрашырга Киевка барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз