news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләргә аена 10 мең сумга кадәр түләнә

Татарстанда өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр аена 10 мең сумга кадәр акча ала.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.

Аның сүзләренчә, «Демография» илкүләм проекты нәтиҗәсендә, 34 өлкән буын вәкиле яңа гаиләле булган. Ул республикада 2017 елдан «Өлкән кеше өчен яңа гаилә» проекты гамәлгә ашырылганын искәртте. «Өлкәннәрне үз гаиләләренә кабул иткән кешеләр Татарстан бюджетыннан айлык акча ала, олы кешедә авыруы буенча инвалидлыгы булу-булмауга карап, айлык түләү 6 мең сумнан 10 мең сумга кадәр», - диде Наталья Бутаева.

Өлкәннәрне карау өчен махсус хезмәткәр (сиделка) хезмәтенә дә ихтыяҗ зур. Бу эш белән дәүләтнеке булмаган ике оешма шөгыльләнә, алар конкурс нигезендә сайланган булган. Аларга федераль бюджеттан субсидия түләнә. 2022 елның 9 ае эчендә яннарында утырып, үзләрен тәрбияләп караучыга 300 дән артык өлкән кеше мохтаҗ булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100