news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкәннәр өчен октябрь ахырына кадәр Болгар һәм Зөягә экскурсияләр оештырыла

Өлкәннәр өчен октябрь ахырына кадәр Болгар һәм Зөягә экскурсияләр оештырыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Игелекле Казан» проекты октябрь ахырына кадәр Татарстан башкаласының ветераннар оешмаларында исәптә торучылар өчен Болгар һәм Зөя тарихи урыннарына бушлай сәяхәтләр үткәрә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар юл чыгымнарын һәм озатып йөрүне тулысынча үзләре тәэмин итә: төркемнәр өчен уңайлы автобуслар биреләчәк һәм экскурсия җитәкчеләре хезмәт күрсәтәчәк.

Экскурсиягә язылу өчен профильле оешма җитәкчеләренә +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны буенча гариза калдырырга кирәк.

Мондый сәяхәтләр Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында башланып китте – Болгар һәм Зөя истәлекле урыннарына 34 ветеран сәфәр кылган инде.

Искәртеп узабыз, Казанда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында социаль ярдәм күрсәтү һәм ял сәгатьләрен оештыру буенча киң күләмле чаралар тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot