news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкәннәр көнендә Татарстанда +23 градуска кадәр җылы була

Сишәмбе, 1 октябрьдә, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Өлкәннәр көнендә иртән республикада һава температурасы +5..+10 градус булачак, көндез ул +18..+23 градуска кадәр күтәрелә.

Бүген Татарстанда җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге 4-9 м/с булыр дип фаразлана, көндез җилнең тизлеге урыны белән 13 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot