Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өлкәннәр көнендә Лениногорскида 100 яшьтән узган ветераннарны котладылар
Лениногорск районында 100 яшьтән узган сигез кеше яши. 1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә аларның һәрберсен котлап, Татарстан Рәисе исеменнән азык-төлек тупланмалары бүләк иттеләр. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Шөгер авыл җирлегендә – Әкълимә Кашапова, Түбән Чыршылыда – Гасимә Әүхадиева, Сугышлыда – Тәскирә Сәфәргалиева, Урмышлыда – Махирә Вәлиева, Лениногорскида – Халидә Әхмәтҗанова, Ульяна Григорьева, Нина Казакова, Клавдия Карташова өлкәннәр көнендә котлаулар кабул итте.
Алар янына администрация вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары килеп, котладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз