news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкәннәр декадасы көне уңаеннан пенсионерларга Диния нәзарәтеннән күчтәнәчләр өләштеләр

Бүген Казанның 50 пенсионерына Өлкәннәр декадасы көне уңаеннан Диния нәзарәтеннән бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр. «Зәкят» хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алучылар арасында ялгыз, аз керемле һәм сәламәтлеге начар булган өлкәннәр бар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Хәйрия фондының максатчан акчалары хисабына җыелган азык-төлек җыелмаларында симәнке мае, дөге ярмасы, он, шоколад, балык консервасы, печенье, токмач, чәй, финик җимешләре һәм тушенка бар, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot