Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өлкән яшьтәге казанлыларны җыр дәресенә чакыралар
7 июльдә 11:00 сәгатьтә Казанда «Яшәү яме» проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен җыр дәресе узачак. Хор репетициясен «Крылья советов» паркында вокал белгече Азалия Миңлебаева үткәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Катнашучыларга җырлаган вакытта дөрес сулыш алу, тавыш ярыларын ачу күнегүләре тәкъдим ителәчәк. Дәрестә катнашучылар татар һәм рус телләрендә популяр җырлар башкарачак.
Чарада катнашырга теләүчеләрне бию мәйданчыгында көтәчәкләр.
«Яшәү яме» проекты дәресләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз