news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкән яшьтәге әти кеше уллары белән бәйрәм иткән, аннары берсен үтергән

Кичә Казанның Короленко урамындагы йортларның берсендәге фатирда фаҗига булган. Анда 47 яшьлек ир-атның чәнчелгән-киселгән яралары булган мәет табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 74 яшьлек ир-ат ике улы белән бәйрәм табыны корган. Ир-атлар арасында низаг чыккан. Шул вакытта пенсионер 47 яшьлек улының күкрәгенә ике тапкыр пычак белән кадаган. Улы яралардан үлгән.

Бу фаҗига икенче улы каршында булган, ул полиция чакырган. Ир-атка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Тикшерү вакытында ул сак астына алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot