Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олимпия җыелмасына чакырылмау Эмиль Гариповның кәефен кырмаган
Пхенчханда узачак Уеннарга катнашырга мөмкин булган 42 уенчы арасында «Ак Барс»тан 2 генә кеше эләккән.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы капкачысы Эмиль Гарипов Олимпия уеннарында катнашу өчен Россия җыелмасына кертелмәве аркасында кәефе кырылмавын җиткерде. Бу хакта ул ЦСКА командасына каршы уеннан соң журналистларга җиткерде.
«Минем кәеф кырылмады. Гомумән дә. Чөнки бу чакыруны көтмәдем», – диде Эмиль Гарипов.
Исегезгә төшерәбез, кичә Россия хоккей федерациясе үз рәсми сайтында Халыкара Олимпия комитеты Уеннарда катнашу рөхсәте биргән 42 уенчының исемлеген бастырды. Шунысы игътибарга лаек: аларның 31е - СКА һәм ЦСКА уенчылары.
«Ак Барс»тан Олимпиада җыелмасына һөҗүмче Владимир Ткачёв белән капкачы Александр Шарыченков кертелергә мөмкин. 25 кешелек состав иртәгә игълан ителәчәк.
Сүз уңаеннан, Эмиль Гарипов бу сезонда КХЛда җиңүләр саны буенча беренче урында бара. Капкада татар капкачысы торганда, «Ак Барс» 27 матчта җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз