news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпия уеннарын үткәрә аласызмы, дип сорыйлар. Әлбәттә! – Рөстәм Миңнеханов

Президент фикеренчә, республика теләсә нинди спорт чарасын үткәрергә сәләтле.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Татарстан Президенты да катнашты.
 
“Россия Спорт министрлыгының безнең эшләрне уңай яктан билгеләп үтүе – хәзерге вакытта яшьләр сәясәте өлкәсендә эшли торган кешеләрнең генә түгел, ветераннарның хезмәте дә. Универсиададан соң спорт тармагында җитди үзгәрешләр сизәбез. Татарстанның элеккеге спорт министры Марат Бариев әйткәнче, мин ул вакытта “Универсиаданың нинди сүз икәнен дә белми идем. Инде хәзер  шушы инфраструктурадан башка без бүгенге күрсәткечләргә ирешә алмаган булуыбызны аңлыйбыз”, – ди Рөстәм Миңнеханов.
 
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов үз чыгышында спорт тармагында эшләгән белгечләрнең хезмәт хаклары үссә дә, бүгенге заман мөмкинлекләренә туры килмәвен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов коллегиядә күтәрелгән проблемаларны да чишәргә алыначакларын искәртте. “Мәктәпләрдә хезмәт хаклары үсә, ә спорт өлкәсендә эшләүче остазларның – юк.  Әлеге мәсьәләне чишүне Татарстанның Финанс министрлыгына тапшырабыз”, – ди Президент.
 
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эре халыкара проектларда катнашу иң мөһим максат булып тора. Аларда республкиа мөмкинлекләрен максималь рәвештә кулланырга кирәк.
 
“Гомумән алганда, командабызда лаеклы кешеләр генә бар. Алар теләсә нинди мәсьәләне хәл итә ала. Казан шәһәре, Татарстан республикасы теләсә нинди чараларны уздырырга сәләтле. Мин монда хәтта шикләнмим дә. “Казан Олимпия уеннарын үткәрә аламы?” – дип сорыйлар. Әлбәттә! Монда бернинди сорау да булырга мөмкин түгел”, – ди Президент.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot