news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпия уеннары программасыннан хоккей төшеп калырга мөмкин

Хоккейны кышкы Олимпия уеннарында реформалар көтә.

(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Хоккей турнирын Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары программасыннан төшереп калдырырга мөмкиннәр. Боздагы хоккей халыкара федерациясе (ИИХФ) Президенты Рене Фазель шулай дип белдергән. Бу хакта RT Twitter TSN комментаторы Горда Миллерга сылтама белән хәбәр итә.

Хоккейны кышкы Олимпия уеннарында реформалар көтә. Хәзерге вакытта Халыкара олимпия комитетының турнирны уздыруга дүрт варианты бар. Шулай итеп, турнир үткәрелмәскә, милли хоккей лигасы уенчылары катнашында яки алар катнашыннан башка уздырылырга мөмкин. Шулай ук, футболдагы кебек, ярышларны уенчылары 23 яшьтән узмаганнар белән уздыру варианты да карала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100