Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олимпия уеннары призеры Казанда гимнастика буенча хәйрия мастер-классы үткәрде
Барлык җыелган акча хосписның икенче бинасы төзелешенә Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Казанның Гимнастика үзәгендә Лондон Олимпия уеннары призеры Любовь Черкашинаның хәйрия мастер-классы узды. Барлык җыелган акча (мастер-класста катнашу 500 сум тора) хосписның икенче бинасы төзелешенә Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк. Спортчы Белоруссиядән мастер-класс үткәрү өчен махсус килгән.
Искәртеп узыйк, Казанда икенче хоспис төзү өчен 250 миллион сум акча кирәк. Бүгенге көндә 18 миллион сумга якын акча җыелган.
Казанлыларга акча җыюны хәбәр итү өчен 12 июньдә «Бергәләп хоспис төзибез» хәйрия марафоны башланган иде. Ул 30 август - Республика көнендә зур гала-концерт белән тәмамланды.

Хосписның икенче бинасы төзелсә, онкоавырулы һәм башка җитди авыру белән интегүче пациентларга паллиатив бүлек, шулай ук социаль медицина ярдәменә мохтаҗлар өчен яшәү бүлеге барлыкка киләчәк. Балалар бүлеген 40 урынга кадәр киңәйтү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз