news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпия комитеты Камилә Вәлиеваның канына тыелган матдә эләгү сәбәбен фаразлады

Камилә Вәлиева, допинг-тесты уңай булуга карамастан, Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта фигуралы шуу буенча шәхси ярышларда чыгыш ясый ала.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлиуллов). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның канына тыелган матдә аның бабасы ашаган ризык белән эләгергә мөмкин. Мондый версияне Халыкара Олимпия комитетының дисциплинар комиссиясе башлыгы Денис Освальд тәкъдим итте.

Спорт түрәсенең сүзләрен журналист Том Шад үзенең Twitter социаль челтәрендәге аккаунтында язган.

Исегезгә төшерәбез, Камилә Вәлиева, уңай допинг-тест булуга карамастан, Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта фигуралы шуу буенча шәхси ярышларда чыгыш ясый ала.

Россия илкүләм допингка каршы оешма Камилә Вәлиеваны ярышлардан вакытлыча читләштерүне гамәлдән чыгарырга дигән карар кабул итте. Ә Спорт арбитраж суды Халыкара Олимпия комитеты, Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы һәм Халыкара тимераякта шуучылар берлеге апелляциясен кире какты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100