news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпия комитеты Камилә Вәлиева катнашында фигуралы шуучыларны бүләкләүдән баш тартты

Шул ук вакытта, Халыкара Олимпия комитетында искәртүләренчә, Вәлиева эше төгәлләнгәннән соң оешма «бүләкләү тантанасын лаеклы төстә» үткәрәчәк.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Мактау пьедесталына Камилә Вәлиева күтәрелгән очракта, Пекинда узучы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булмаячак. Халыкара Олимпия комитеты шундый белдерү белән чыгыш ясады.

Оешма җитәкчелеге фикеренчә, мондый карар барлык спортчылар һәм милли Олимпия комитетларына карата да гадел булачак.

«Барлык спортчылар һәм милли Олимпия комитетлары мәнфәгатеннән чыгып, бүләкләү тантанасын үткәрү максатка ярашсыз булыр иде. Чөнки анда, бер яктан, уңай А пробасына ия спортчы катнашачак, икенче яктан, аның допингка каршы кагыйдәләрне бозуы әле ачыкланмаган», - диелә Халыкара Олимпия комитеты белдерүендә.

Шул рәвешле, Пекинда узучы Уеннарда фигуралы шуу буенча команда турниры призерларын бүләкләү тантанасы булмаячак.

Шул ук вакытта, Халыкара Олимпия комитетында искәртүләренчә, Вәлиева эше төгәлләнгәннән соң оешма «бүләкләү тантанасын лаеклы төстә» үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100