news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпия чемпионының әтисе: "Сараебыз юк, сарыклар күршедә, бер сыер белән бозау алдык"

Үзбәкстан чемпионы Руслан Нуретдиновның әти-әнисе Теләченең Иске Җөри авылында яши, улларын татар кызына өйләндерү турында хыяллана

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә узган XXXI Олимпия уеннары безгә күп кенә татар призерлары исемнәрен дә ишеттерде. Алар арасында Алия Мостафина, Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Руслан Нуретдинов кебекләрне атап узарга була.

Үзбәкстанның авыр атлетчысы, быел 25 яшен тутыручы Руслан, аның әтисе Шамил, әнисе Гөлчирә белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә сөйләште. Быел май аенда Русланның әти-әнисе Татарстанның Теләче районы Иске Җөри авылына күченеп кайткан. Олимпия уеннары тәмамланганчы ук, Гөлчирә ханым улын котларга Үзбәкстанга киткән. Ә Шамил Нуретдинов, каралты-курага күз-колак булыр өчен Иске Җөридә калган.

Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә яшәүче 105 килограмм үлчәү авырлыгындагы милләттәшебез 237 килограмм авырлыктагы штанга күтәреп (күкрәктән алып күтәрүдә), чемпион исемен яулый. Алай гына да түгел, Руслан Нуретдинов бу күрсәткече белән Олимпия рекордын да куйган. Штанганы җирдән алып күтәрү төрендә исә спортчы 194 килограммлы штанганы күтәрүгә ирешкән.

Русланның 2014 елда Казахстанда узган дөнья беренчелегендә күкрәктән 239 килограммлы, ә җирдән 193 килограмм авырлыктагы штанганы күтәргән иде. Нуретдинов 2013 елда Казанда узган 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасында катнашып, чемпион исеменә лаек булды.

                                                              Россия җыелмасына килү теләге юк

Русланның бу көннәрдә вакыты бик тыгыз булса да, безнең агентлык хәбәрчесе сорауларына җавап бирергә берничә генә минут булса да вакыт тапты. Ул 1991 елда Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә дөньяга килгән. Талантлы татар спортчысының, әти-әнисенә ияреп, Татарстанга кайтырга җыенуы турындагы фаразлар дөреслеккә туры килмәде. “Мин татар булуым белән горурланам, әмма әлегә Татарстанга күченеп кайту турында уйлаганым юк. Мин Үзбәкстанда тудым һәм туган җиремне бик нык яратам”, - дип белдерде Руслан Нуретдинов. Ул татар телен яхшы аңлавы, әмма татарча бик авыр сөйләшүен әйтте.

Спортчының Россия җыелмасына килү нияте дә юк. Әлегә безнең илдән андый тәкъдим булмаган да. Руслан төрле җыеннарга һәм башка чараларга Казанга шактый еш килүе, биредә дуслары да булуын әйтте.

Олимпия чемпионының әти-әнисе Шамил абый белән Гөлчирә апа быел май аенда Теләче районы Иске Җөри авылына уртанчы уллары Илдарга ярдәм итү максатыннан кайтуы ачыкланды. Әлегә Илдар Нуретдинов Казанда эшли һәм Константиновка бистәсендә яши. Ә ялларда әти-әнисе янына кайтып йөри. Руслан үзе: “Әти-әни Теләчегә бөтенләйгә кайтмады, алар абыема гына булыша да, бераз яшәгәч, кире китәчәк”, - дисә дә, аның әти-әнисе  ошап китсә, бөтенләйгә калу ниятләре барлыгын әйтте.

                                                          "Руслан үзе дә Татарстанга кайтырга теләсә, яхшы булыр иде"

“Уртанчы улыбыз Илдарга дип Җөридә йорт һәм бакча сатып алдык. Авыл ошый, әкренләп өйрәнеп киләбез. Юллары гына асфальт түгел икән менә. Асфальт ясыйбыз дигәннәр иде. Язмышыбыз Үзбәкстан белән бәйле булса да, Илдар улыбызга биредә ошаса, калырбыз дип тә уйлыйбыз. Белеп булмый. Руслан үзе Татарстанга кайтырга теләсә, яхшы булыр иде. Без аның үзебезнең янда булуын телибез. Әле менә бүген дә, Олимпиада тәмамланса да, Русланны юньләп күргән юк. Һич вакыты юк, әле тегендә, әле монда чаба”, - дип белдерде Гөлчирә апа.

“Руслан улымның татар булуы белән горурланам. Казанда Универсиадада да ул үзен татар дип әйткән булган икән. Анда да җиңгәч, “Аллага шөкер, Үзбәкстаннан булса да, үзебезнең татар алган икән” дип сөйләгәннәр. Без татарлыгыбыз белән горурланабыз, милләтебезгә тугрыбыз”, - диде Гөлчирә Нуретдинова.

"Русланның татар кызына өйләнүен телибез"

Шамил Нуретдинов 15 ел Төмәндә ерак юлларга йөрүче шофер булып эшләгән. Нижневартовск, Ноябрьск шәһәрләрендә дә хезмәт иткән. Гөлчирә апа Үзбәкстанда шәфкать туташы булып эшләгән. Шамил абыйның үзенең бертуган дүрт сеңлесе Алтайда, Уфа, Белгород, Курск шәһәрләрендә яшәвен әйтте.

Шамил абый сүзләренчә, өч улы да авыр атлетика белән шөгыльләнә. “Абыйлары Ирек һәм Илдар артыннан күзәтеп, 7 яшьлек Руслан да кызып китеп, аларга иярде. Абыйлары гаилә корып җибәрде, хәзер штанга күтәрү белән үзләре өчен генә шөгыльләнә”, - диде Шамил Нуретдинов.

“Ирек гаиләсе белән Үзбәкстанда яши. Илдарны монда төпләндерергә уйладык. Башта ул 5-6 ел Уфада яшәде. Үзбәкстанга кайтмыйм дигәч, танышлар чакыруы буенча, Теләченең Иске Җөри авылына кайттык”, - дип сөйләде Шамил Нуретдинов. Авылдагы күршеләре дә 11-12 ел элек Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Нәкъ менә алар Нуретдиновларга янәшәләрендә йорт сатылуын хәбәр итеп, үзләренә күрше булырга тәкъдим иткән. “Монда яхшы, барысы да татарлар, газ, су кергән, кешеләре дә яхшы дип мактагач, кайтырга уйладык”, - диде ул Моннан тыш, Нуретдиновларның Казанда да танышлары, ерак туганнары бар.

Шамил Нуретдинов Иске Җөридә яшәүчеләрне бик тә ошатуын әйтте. “Килеп күченүгә, булыша башладылар. Бик ярдәмчелләр – бәрәңге утыртырга симәнә бирделәр, 9 сутый җиргә бәрәңге чәчтек. Күчтәнәчкә кайсы йомырка, кайсы сөт кертә...”, - ди ул.

Аларның киләчәктә аларның бүрәнә йортка терәп янкорма төзергә исәпләре дә бар. “Пенсиягә кадәр ике елым бар. Әлегә теркәлү, пропискага керү мәшәкатьләре белән йөрибез. Ошаган эш табылса, озакка калуыбыз да бар. Пенсиягә чыккач, күз күрер. Әйтеп булмый”, - диде йор хуҗасы. Шулай да, туган ягы Үзбәкстанны сагынуын да яшермәде.

Иске Җөридә Нуретдиновлар мал асрарга ниятли. “Сараебыз юк әлегә, сарыкларыбыз күршеләрдә тора. Бер сыер белән бер бозау да карап, үзебезгә атап куйдык әле. Гөлчирә кайтып, карар әле тагын бер кат. Сыерны бит ул савачак. Мин асфальта гына акча эшләргә өйрәнгән. Дөресен генә әйткәндә, авыл эшен бик белми идем, әкренләп өйрәнәбез, күнегәбез инде. Йортны киңәйтергә һәм абзар салырга Руслан да ярдәм итәм дигән иде. Аңа да өмет бар”, - диде Шамил абый.

Шамил абый уллары Ирек һәм Илдарның хәләл җефетләре татарлар булуын әйтте. “Русланны да татар кызына өйләндерәсе иде, Алла боерса. Менә вакыт тапса, җае чыкса, кайтырга вәгъдә бирде. Бәлки, көзен кайтып та килер. Ходай насыйп итсә, кыз тапсак, өйләндереп тә куярбыз, бәлки”, - дип көлде ул. Улының уңышларына сөенгән ата Олимпиадада җиңү яулаган башка татарлар өчен дә нык горурлануын белдерде. “Үз милләтебездән бит”, - дип өстәде.

                                                            "Руслан үзе теләк белдерсә, без аның белән сөйләшергә каршы түгел"

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, әгәр Руслан Нуретдинов Татарстанга кайтырга теләк белдерсә, аның белән сөйләшергә әзер булуларын әйтте. “Өстәвенә, ул татар спортчысы. Татарстан флагы белән Россия җыелмасына кереп катнашучылар күп. Татар егетләре һәм кызларына икеләтә игътибар бирәбез”, - диде.

Министр урынбасары Россия җыелмасына керү шартларын аңлатты. “Безнең талантлы спортчыларыбыз бик күп, әмма сайлап алу ярышларында спортчының физик мөмкинлекләре зур кебек тоелмаска мөмкин. Россия җыелма командасының баш тренеры 1-2 уңышлы ярыш буенча гына түгел, спортчының мөмкинлекләрен алдан күзаллап фикер йөртә. Кайвакыт барлык спортчылар да сайлап алу ярышларына килә алмый, я авырып китәргә мөмкин. Баш тренер иң көчлеләрне сайлап алырга тырыша. Шуңа күрә андый проблема бар инде: кемдер эләгә, кемдер төшеп кала. Ул бик көчле спортчы булырга мөмкин, ләкин сайлап алу ярышларында уңышсыз чыгыш ясаса, төшеп кала. Спорт шуның белән кызыклы да – бүген син көчле, иртәгә оттырасың. Бу халәткә дә карый”, - ди ул.

                                                                            Хәлил Шәйхетдинов:  "Аллаһы Тәгалә шулай тигезлидер"

Хәлил Шәйхетдинов шул ук Василий Мосинны мисалга китерде. “Рейтинг буенча ул иң көчле спортчы иде. Олимпиадада, күрәсең, бөтен энергиясен җыеп бетерә алмагандыр. Василий Мосин чыгыш ясаган күнегүдә Кувейт спортчысы беренче урынны алды. Ә Лондонда шул ук Кувейт спортчысы дүртенче урынны алып, Мосин өченче урынны алган иде. Шуңа күрә алдан әйтеп булмый. Гомумән, бу Олимпиадада үземә шундый кызыклы нәтиҗә ясадым: без үткән Олимпиадада волейбол буенча ярышларда Бразилия командасын 0:2 оттырып барганда, җиңеп, алтын медаль яуладык. Бу Олимпиадада 2:0 җиңеп барып, Америка командасына оттырып, 4 нче урынга төшеп калдык. Аллаһы Тәгалә шулай тигезли торгандырмы...Андый мисаллар бик күп ул”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Ул Татарстанда 2020 нче елда Токиода узачак яңа Олимпия уеннарына әзерләнү циклы башланганын билгеләп узды. “Бүген Россия җыелма командасының төп составында тәҗрибәле 50 спортчыбыз бар. Тагын 90 яшь спортчыга өметләр баглана, алар резерв командасында. Аларны саклап калырга кирәк. Алар арасында татар кызлары, егетләре бар”, - диде Х. Шәйхетдинов.

"Тренерның яраткан спортчысы булганга да җыелма командага эләгүчеләр бар"

Россия җыелма командасына эләгүдә проблемалар булуын Теләче районының “Олимп” яшьләр үзәге директоры Зөлфәт Ибраһимов та җөпләде. Аның әйтүенчә, көчле спортчыларның җыелмага керә алмау очраклары була. “Блат” аркылы яки өстеннән ярдәме булып, яки тренерның яраткан спортчысы булганга да эләгүчеләр бар”, - диде З. Ибраһимов “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

(Фото һәм видео Руслан Нуретдиновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100