news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпия чемпионы Мария Киселева "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә катнаша

Танылган спортчы һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы үзенең судагы яңа ел тамашасы хакында сөйләячәк

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 октябрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында синхронлы йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева катнашында матбугат конференциясе уза.

Танылган спортчы һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы үзенең яңа проектлары, шул исәптән "Зазеркалье" дигән судагы яңа ел тамашасы хакында сөйләячәк.

Матбугат конференциясендә катнашырга теләгән журналистлар pr@tatar-inform.ru адресы буенча акккредитация уза ала.

Искәртеп узабыз, "Зазеркалье" 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Спортның су төрләре сараенда узачак. Анда синхронлы йөзү һәм суга сикерү йолдызлары, театр һәм цирк артистлары, хореография коллективлары, шул исәптән Татарстан Республикасы артистлары һәм спортчылары катнашачак.

Мария Киселева ун елдан артык суда Россиядә тиңдәше булмаган уникаль тамашалар оештыра. Мондый шоуларның иң мөһим бурычы - илдәге яшь буынны спорт, бу очракта су төрләре белән шөгыльләнүгә кызыксындыру.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100