news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова XI сыйныфка китте

Дүшәмбе көнне XI «Б» сыйныфының 17 яшьлек укучысы Мәскәүнең «Самбо-70» Спорт һәм мәгариф үзәге мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова XI сыйныфка китте
архив kremlin.ru

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова гомумбелем бирү мәктәбендә соңгы елын укый башлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне XI «Б» сыйныфының 17 яшьлек укучысы Мәскәүнең «Самбо-70» Спорт һәм мәгариф үзәге мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.

Яшүсмерләр арасында узган Гран-при финалында җиңү яулаган Александра Трусова шул ук мәктәпнең IX сыйныфына китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot