news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпия чемпионкасы Гөлнара Галкина-Сәмитованың кызы туды

Алинә Галкина-Сәмитова фамилиясен йөртәчәк

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Кичә җиңел атлетика буенча Олимпия чемпионкасы, Татарстан спортының горурлыгы Гөлнара Галкина-Сәмитованың кызы туды.
Гөлнара һәм аның хәләл җефете Антон кызларын Алинә дип атаган. Алинәнең буе – 56 см, авырлыгы – 3 кг 350 г.
Гөлнара Галкина-Сәмитова үзен яхшы хис итә, баласы белән бар да яхшы, дип хәбәр итә “Республика Татарстан” газетасы. Алинә дә Галкина-Сәмитова фамилиясен йөртәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot