Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олимпия чемпионының кызы Зәй музеена әтисенең ядкарьләрен бүләк итте
Зәйдә туып-үскән Олимпия чемпионы Федор Симашевның спорт значоклары һәм вымпелларын Юлия Федоровна үтенече буенча музейга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Федор Симашев — Татарстан Республикасының титуллы чаңгычы-узышчысы. Ул — Саппорода X кышкы Олимпия уеннары чемпионы, 12 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр Дөнья чемпионы, 5 тапкыр Универсиада чемпионы, чаңгы спорты буенча СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре.
Юлия Федоровна Мәскәүдә яшәсә дә, әтисенең туган ягында еш була. Ул — безнең музейның күптәнге дусты, аның ярдәме белән музей фондларында күренекле якташыбыз Федор Симашевның ядкарьләре — фотосурәтләре, шәхси әйберләре, дипломнары, Мактау грамоталары бай коллекциясе саклана. Без аңа музей белән тыгыз хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәтле.
Күптән түгел бу уникаль коллекция спорт значоклары һәм вымпеллар белән тулыланды. Бу раритетларны Юлия Федоровна үтенече буенча безгә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды, аны Симашевлар гаиләсе белән күпьеллык дуслык бәйли.
Бу реликвияләр музейның төп фондында кыйммәтле мәдәни байлык буларак сакланачак. Ә музейга килүчеләр аларны күргәзмәләрдә һәм спорт казанышларына багышланган даими экспозицияләрдә күрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз