news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова ире белән Чаллыда тавыш бирде

Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова ире белән Чаллыда тавыш бирде
Фото: https://t.me/nabchelnyofficial

Чаллыда Россия Президенты сайлауларында Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова тавыш бирде. Мәләкәс аръягы (Замелекесье) сайлау участогына ул ире Антон белән килгән, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең телеграм-каналы.

«Без һәрвакыт сайлауларга тормыш иптәшем белән киләбез. Кызыбыз безнең белән йөрергә әле кечкенә. Соңрак ул да киләчәк. Мин көчле лидерны сайлап, безнең дәүләтебез үсеш алсын өчен чыгыш ясыйм!», – диде титуллы спортчы.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100