news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпия чемпионнары әзерләгән тренерларның пенсиясенә өстәмә түләү законы эшли башлады

2024 елның 1 гыйнварыннан Олимпия һәм Паралимпия чемпионнары, шулай ук Сурдлимпия уеннарында җиңүчеләр әзерләгән тренерларның пенсиясенә ай саен өстәмә түләү турында закон үз көченә керде.

Законны 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Неверов, Россия Федераль җыены Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак, Федерация Советы рәисе урынбасары Инна Святенко һәм 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Александр Карелин әзерләгән.

Яңа закон нигезендә, хәзер әлеге пенсиягә өстәмә каралган. ТАСС язуынча, өстәмә түләү социаль пенсия күләменең 250 процентын— аена 12 585 сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot