news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Олимпиец”та киләчәктә бассейн белән стадион төзү ниятләнә, соңгысы быел ачылачак
Универсиада өчен төзелгән спорт объектларының монысы 11 нчесе булса, быел ачылганы – 1 нчесе генә, алдагысы Җиңүнең 65 еллыгына ниятләнә
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанда ачылган “Олимпиец” универсаль спорт комплексы (ул Залесный бистәсеннән узган Горький шоссесындагы Искра тукталышында) Казан Олимпия резервы училищесы карамагына тапшырылачак.
“Дөрес, әлегә ул безнең баланста түгел, кәгазь эшләре озакка бармас дип ышаныйк. Хәзерге вакытта училищеда 200 укучы 16 спорт төре буенча ныклап шөгыльләнә, ә күп функцияле спорт комплексы көненә берьюлы 1029 кеше шөгыльләнерлек итеп төзелгән”, - дип аңлатты Казан Олимпия резервы училищесы директоры Мансур Мифтахов. Аның сүзләренчә, моңа кадәр училище спортчылары шәһәрнең 11 спорт корылмасында шөгыльләнгән булса, хәзер яңа комплекста зур мөмкинлекләр булдырылган һәм ул шәһәрдән әллә ни ерак та түгел. Барлыгы 18,6 гектардан артык артык җир мәйданында 7279,1 кв.м гомуми мәйдан биләгән һәм төзелеш күләме 62660,6 куб м тәшкил иткән бинаның 1 катлы өлешендә 34 м х 47 м мәйданда төп уен залы, 727 урынга исәпләнгән трибунасы (11 урынны зур кунаклар өчен), кушып салынган 3 катлы өлешендә көч туплау һәм гомумчыныгулар, шул исәптән тренажерлар, бокс, дзюдо, авыр атлетика, ирекле һәм грек-рим көрәшләре, теннис буенча җәмгысе 6 күнегүләр залы бар. 1952-2010 елларда Олимпия уеннарында катнашкан Татарстан спортчылары исем-фамилияләре һәм алар чыгыш ясаган спорт төрләре, Олимпия уеннары башкалалары һәм Бөтендөнья уеннары эмблемалары белән ачылган вестибюльдә исә теоретик дәресләр өчен уку класслары һәм административ-хуҗалык бүлмәләре урнашкан.
“Олимпиец”ны ачу тантанасында журналистларның сорауларына җавабында “Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, объект төзелешенә 300 млн. сум чамасы акча бүлеп бирелгәнлеген, ул былтыр җәен салына башлаган булып, тышкы матурлау-яшелләндерү эшләре белән, быел июльгә эшләр төгәлләнәчәген белдерде. Директор сүзләренчә, киләчәктә анда бассейн белән стадион төзү ниятләнә, соңгысы быел 30 августка ачылыр дип көтелә, шул рәвешле, күп функцияле комплекс Татарстан Олимпия резервы спортчыларын әзерләү үзәгенә әверелдерү күздә тотыла. “Олимпиец”та Олимпия резервы училищесы гына түгел, Киров районы “Виктория” спорт мәктәбе яшь спортчылары да күнегүләр узачак, диде В.Леонов, училище директоры Мансур Мифтахов исә киләчәктә олыларга комплекска акча түләп кереп шөгыльләнү мөмкинлеге каралуын белдерде.
“Олимпиец” исә Казан шәһәре капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе заказы буенча төзелгән: генераль проектлаучы - “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе, генераль подрядчы – “Казаньцентрсрой” ААҖ.
Казан Универсиадасы өчен төзелгән спорт объектларының монысы 11 нчесе булса, быел ачылганы – 1 нчесе генә һәм биредә XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннары үткәрелгән вакытта волейбол буенча күнегүләр, ярышлар булачак. В.Леонов әйтүенчә, Универсиаданың чираттагы спорт объекты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына туры китереп ачылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot