Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән Казан укытучылары 25 мең сумга кадәр түләү алачак
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән Казан укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары акчалата түләүләр алачак. Түләүләргә 13,485 млн сум каралган. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләү күләме олимпиада дәрәҗәсенә һәм укучының нәтиҗәсенә бәйле булачак. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары, салым тотып калуларын исәпкә алып, 25әр мең сум алачак.
Туган телләрендә белем алучы 7-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында, шулай ук Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче яки призерлар әзерләгән педагогларга 15әр мең сум каралган.
Сигезенче сыйныф укучылары өчен 24 фән буенча республика олимпиадасында, шулай ук Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән укытучылар 5 мең сум күләмендә түләү алачак. Барлык суммалар да салым тотып калуларын исәпкә алып күрсәтелгән.
Шул ук вакытта республика олимпиадаларында яисә Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларга түләү бер призлы урын өчен генә каралган.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга мондый һәр укучы өчен түләү карала.
Түләүләрне Казанның муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм муниципаль өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук шәһәрнең башка мәгариф оешмалары хезмәткәрләре ала алачак.
Документ нигезендә, педагоглар төп эш урыны буенча документларны 10 сентябрьгә кадәр тапшырырга, ә мәгариф учреждениеләре аларны Казанның мәгариф идарәсенә 11 сентябрьгә кадәр җибәрергә тиеш. 15 сентябрьгә кадәр идарә документларның тулылыгын һәм дөреслеген, шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча мәктәп укучыларының казанышларын тикшерәчәк.
13,485 млн сум күләмендә түләү чыгымнары «2022-2026 елларга Казан шәһәрендә мәгарифне үстерү» муниципаль программасы кысаларында 2026 елга шәһәр мәгариф идарәсендә каралган акчалар хисабына финанслана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз