Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олимпиадаларда җиңүче укучылар саны буенча Татарстан быел да өченче урында
Олимпиада җиңүчеләре санын төбәкләрдәге халык саны белән чагыштырып исәпләгәндә, Татарстан Мәскәүдән генә калыша.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова олимпиадаларда җиңүче укучылар саны буенча Татарстан быел да өченче урынны саклап калганын әйтте.
«Татарстанлыларның илкүләм олимпиадаларда ирешкән нәтиҗәләренә сөенмичә булмый. Олимпиадаларда җиңүче укучылар саны буенча Татарстан күп еллар тотрыклы рәвештә өченче урынны алып бара. Бездән алда бары тик Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләре генә тора. Бу — республикада талантлы балаларга бик зур игътибар бирелүен аңлата», — диде Татьяна Ларионова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, олимпиада җиңүчеләре санын төбәкләрдәге халык саны белән чагыштырып исәпләгәндә, Татарстан Мәскәүдән генә калышуын әйтте. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Татарстаннан 211 укучы җиңүче һәм призер булган. «Башка төбәкләрнең дә мәгариф өлкәсендә Татарстанны уздырасылары килә. Алдынгы урыннарда бару җиңел эш түгел», — диде министр.
Татьяна Ларионова олимпиадалардагы уңышта Республика олимпиада үзәге, сәламәтләндерү һәм белем бирү буенча ел әйләнәсе эшләүче «Дуслык» комплексы, «Сәләтләр университеты» кебек оешмаларның өлеше зур булуын әйтте.
«Республикада күпкырлы эш формалары кулланыла. Монда интеллектуаль турнирлар да, әзерлек җыеннары да, педагогларның семинарлары һәм конференцияләре дә, сезонара, җәйге профиль сменалар да, олимпиадаларның республика этаплары да керә. Шулай ук 2020 елның 1 сентябрендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклауда, аларга ярдәм итүдә „Сириус“ моделе буенча республика үзәге эшли башлады», — диде Татьяна Ларионова.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә Россиянең күп кенә төбәкләре «Сириус» белән килешүләр төзи башлаган, ә Татарстан бу оешманың үзәген беренчеләрдән булып узган ел ук булдырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз