Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олимпиадага килгән Чувашия табибы Казан медицина көллияте җиһазланышын югары бәяләде
Казанда медицина хезмәткәрләре бөтенроссия олимпиадасында катнашкан Чувашия командасы Казан медицина көллиятенең җиһазланышын югары бәяләде. Бу хакта Чувашия Республикасының Бәла-казалар медицинасы үзәге ашыгыч ярдәм бригадасы табибы Николай Блинов «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Чабаксар командасы «Чувашия ритмы» дип исемләнгән. Алар олимпиаданың беренче көнендә Казан медицина көллиятенә барган. «Көллияттәге җиһазланыш бик ошады. Манекеннар зур, кыйммәтле, күп профильле, әзерләнергә, өйрәнергә уңайлы», – диде Николай Блинов.
Ул олимпиадада беренче тапкыр катнашуын әйтте.
«Казанга яңалык күрергә, белемнәрне, күнекмәләрне сынарга, башка командалар белән аралашырга килдек. Беренче этапта ситуацион бурычларны уздык. Финалда биш станциядә дүрт симуляцион тренажер-манекенда осталыкларыбызны күрсәттек, виртуаль чынбарлыкта алдан билгеле булмаган проблеманы хәл итәргә тырыштык. Табибларның кинәт килеп чыккан ашыгыч хәлләрдә эш итү осталыгын бәяләделәр. Без бөтен белгәнебезне күрсәтергә, эшебездә кулланырга тырыштык. Бөтен әйбергә өйрәнеп бетеп булмый – остазым да шулай, ди. Белмәгән темалар, җитешсезлекләр буенча әзерләнеп бетәсе булыр», – диде Николай Блинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз