news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпиадада Татарстаннан катнашучылар Казанда җыелачак

Спортчыларның Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры белән очрашуы 5 мартта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Казанда Пхенчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннарында Татарстаннан катнашучылар һәм призерлар белән очрашу узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк өстәл форматында узачак очрашуда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, чаңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм сноубордчы Милена Быкова катнаша.

Очрашу 5 мартта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак.

4 мартта “Казан” халыкара аэропортында фигуристка Евгения Тарасова, аның партнеры Владимир Морозов һәм спортчыларның тренеры Нина Мозерны каршылаячаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot