news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпиадада Россия җыелма командасы Латвия командасын тар-мар итте

Матчта беренче һәм соңгы алканы Казанның “Ак Барс” командасы уенчылары кертте

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Олимпия турнирында үз старт матчын отты. Вячеслав Быков спортчылары Ванкуверда 8:2 исәбе белән Латвия җыелма командасын тар-мар итте.
Россия спортчылары матчны актив башлады. Вячеслав Быков спортчылары 2 минут дәвамында Эдгарас Масальскис капкасын штурмлады. Сергей Федоров Данис Зариповка пас бирде һәм “Ак Барс” форварды Ванкуверда Олимпиадада Россия җыелма командасының капкага беренче алканы кертте. Сергей Федоров һәм Илья Никулин нәтиҗәле пас бирделәр.
Александр Семин “Вашингтон” буенча клубташы Александр Овечкинга пас бирде һәм Россия командасы йолдызы турнирда беренче голын кертте.
Икенче периодта уен нәтиҗәле булып тоелмады. Латвиянең җыелма командасы бирешергә теләмәде, ә россиялеләр комбинацияле уен күрсәтә алмады. Шулай да Дөнья чемпионнары тагын бер алка кертә алды. Алканы авторы - Евгений Малкин.
Чираттагы голны Данис Зарипов кертте. Уенның 3 минутыннан соң исәп 7:1 булды, аны НХЛның тагын бер уенчысы Илья Ковальчук кертте.
Финал сиренасы яңгырарга бер минут кала 16 февральдә 33 яшен билгеләп үткән капитан Алексей Морозов гол кертте. Соңгы исәп Россия җыелма командасы файдасына 8:2 булды.
Шулай итеп, россиялеләр нәтиҗәлелек буенча Канада җыелма командасының уен исәбен кабатлады – Олимпиада хуҗалары бүген үз кырларында 8:0 исәбе белән Норвегия командасын тар-мар иттеләр. Россия җыелма командасы чираттагы матчын берсе көнгә Словакия командасына каршы үткәрә.
Россия - Латвия - 8:2 (3:0, 1:0, 4:2)
Голлар: Зарипов (Федоров, Никулин), 2.38 (1:0). Радулов (Федоров, Калинин), 7.46 (2:0). Овечкин (Семин), 19.25 (3:0). Малкин (Афиногенов, Ковальчук), 38.18 (4:0 - бол.). Васильев (Ниживий, Ципулис), 40.33 (4:1). Овечкин (Дацюк), 40.59 (5:1). Зарипов (Зиновьев), 41.30 (6:1). Ковальчук (Малкин, Тютин), 43.04 (7:1). Анкипанс (Спруктс, Карсумс), 43.35 (7:2). Морозов (Марков), 58.57 (8:2).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100