news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпиадада Россия чаңгычылары 42 ел эчендә беренче тапкыр эстафетада алтын яулады

Ярышта Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов, Сергей Устюгов көч сынашты.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Россия чаңгычылары Олимпиадада беренче урынны яулады. Моңа хәтле Россия чаңгычылары Олимпия уеннарындагы эстафетада алтын медальләрне 42 ел элек алган булган.

Чаңгы ярышында Россиянең дурт спортчысы: Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов, Сергей Устюгов катнашты. Алар эстафетада унышар километр араны үтте.

Чаңгы юлына беренче булып баскан Алексей Червоткин башка ил вәкилләреннән алга китте, аннан соң эстафетаны кабул итүчеләр беренчелекне саклап калды. Чиратны соңгы булып алган Сергей Устюгов икенче килгән Норвегия спортчысыннан 1 минуттан артык вакытка алдан килде. Өченче урында — Франция командасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot