Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олимпиадада катнашачак Россия җыелмасы составына «Ак Барс»ның өч уенчысы керде
Кытайда Кышкы Олимпия уеннарында катнашачак хоккейчыларның соңгы тулы исемлеге 17 гыйнварда билгеле була.
(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Пекинда кышкы Олимпиадада чыгыш ясаячак Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына 36 уенчы керде, алар арасында Казанның «Ак Барс» командасының өч вәкиле дә бар иде.
Казан клубыннан капкачы Тимур Билалов, һөҗүмчеләр Артем Галимов һәм Дмитрий Воронков бу исемлеккә кергән, дип яза «Спорт-Экспресс».
Җыелма составында күптән түгел генә «Ак Барс» форвардлары булган: башкаланың «Динамо» командасында булган Станислав Галиев, Чиләбенең «Трактор» командасыннан Владимир Ткачев һәм Магнитогорскиның «Металлург» командасыннан Андрей Чибисов та бар.
Исемлеккә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында тәҗрибә туплаган, хәзерге вакытта Омскиның «Авангард» клубы сакчысы Дамир Шәрипҗанов керә.
Илкүләм команда 17 гыйнварда җыела башлый. Шушы көнне соңгы тулы исемлек рәсми рәвештә билгеле була. Соңгы составка 25 хоккейчы керә.
- Кышкы Олимпия уеннары Кытай башкаласы Пекинда 4-20 февральдә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз