news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Тарасовага Татарстан 2,5 млн акча түли

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда көмеш медаль яулады.

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Тарасовага Татарстан 2,5 млн акча түли
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстаннан фигуралы шуучы Евгения Тарасовага Олимпиадада көмеш медаль яулаган өчен 2,5 млн сум бирәчәкләр. Спортчыларга югары казанышлар өчен тиешле премия акчасы күләме Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларга дәүләт ярдәме турында”гы карарда билгеләнгән.

Документта әйтелгәнчә, Олимпиада, Паралимпиада, Сурдлимпиада уеннары җиңүчеләре өчен бүләкләү күләме 4 млн сум тәшкил итә. Икенче урын алучыларга - 2,5 млн сум, өченче урындагыларга 1,7 млн сум бирәчәкләр.

Евгения Тарасова Владимир Морозов белән Пхенчханда фигуралы шуучыларның команда турнирында Олимпиада уеннарының көмеш призеры булды.

"Татар-информ" Татарстан кызы Олимпиадада көмеш медаль яулады, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100