news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпиадада җиңгән Татарстан егете Садриев: Шәп сикердем, җил дә бераз булышты

Татарстан егете Данил Садриев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Олимдиаданың көмеш медален яулады.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пекиндагы Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча көмеш медаль яулаган Данил Садриев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән команда турнирында триумфаль чыгыш ясаганнан соң үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты. Шулай ук Пекинда куелган 107,5 метрлы рекордның үзе өчен максимум түгеллеген әйтте.

«Хисләр, гомумән, аңлатып бетергесез, бу ниндидер искиткеч нәрсә. Инде күп вакыт узды, ә миңа әле дә төш кебек тоела. Әйе, мин чыннан да бик шәп сикердем, җил дә бераз ярдәм итте, аннан башка булмый, ләкин сикерүем дә бик яхшы килеп чыкты. Шәхси рекордыма килгәндә, күптән түгел узган җыенда мин ераккарак та — 111 метрга сикердем. Барысыннан да ераккарак сикереп, бу сезонда Казакъстанның Гран-приенда мин шулай ук рекорд куйдым», — дип белдерде ул.

Данил Садриев — Олимпия уеннарында Татарстаннан булган тугыз вәкилнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100