news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпиада призеры Завьялова Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында җиңде

Спортчы 800 метрга йөгерү буенча 2:00,80 минут нәтиҗәгә ирешеп иң яхшысы булды.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Лондонда узган Олимпиадада бронза медаль яулаган Екатерина Завьялова Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында 800 метрга йөгерүдә  җиңде.

Завьялова 2:00,80 минут нәтиҗә күрсәтте. Икенче урынны Анжелика Шевченко (2:01,60), өченче урынны Марина Поспелова (2:01,72) алды.

Татарстан вәкиле Светлана Улога 2:02,08 минут нәтиҗәгә ирешеп бишенче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot