news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Васильева: Тарих фәненнән БДИ мәҗбүри булырга тиеш

Россия Мәгариф һәм фән министры бу мәсьәләне күтәрергә кирәк дип искәрткән.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия тарихы фәненнән БДИ тапшыру мәҗбүри булырга тиеш. Бу хакта “Укучылар күзе белән ХХI гасырда Россия тарихы” бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Үз чыгышында Галина Николаевна (Федерация Советы рәисе урынбасары Галина Карелова – Т.И.) Россия тарихы фәненнән бердәм дәүләт имтиханы булырга тиеш дип җиткергән. Мин дә тарихчы буларак, аның мәҗбүри булырга тиешлегенә инанам”, - дип белдергән министр.

“Әлбәттә, бу мәсьәләне тикшерү кирәк. Ләкин кеше 11 ел укып, үз тарихын белми булдыра алмый”, - дип искәртән Васильева.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot