news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Васильева Россия мәктәпләрендә укытучылар җитешмәвен әйтте

15 миллион мәктәп укучысын 1,5 миллион укытучы укыта, диде Россиянең мәгариф министры.

Ольга Васильева Россия мәктәпләрендә укытучылар җитешмәвен әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева илдәге мәктәпләрдә педагогик кадрлар җитешмәвен әйтте. 15 миллион мәктәп укучысын 1,5 миллион укытучы укыта, диде министр. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

"Безнең мәктәпләрдә 15 миллион укучы бар. Быел 15 миллион 120 мең булдылар. Көн саен мәктәпкә 1,5 млн укытучы килә. Мәктәпләрдә, укытучылар белән бергә санаганда, барысы 2,2 миллион кеше эшли. Бу сан да җитәрлек түгел", - дигән Ольга Васильева Global education форумында чыгышында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot