news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Васильева Петербург шәһәрендә “Ал җилкәннәр” бәйрәмендә чыгарылыш укучыларын котлады

Быел Петербург укучылары бәйрәменә 50 ел тула.

(Санкт-Петербург, 24 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Санкт-Петербург шәһәрендә 23нән 24 июньгә каршы төндә чыгарылыш сыйныф укучыларының “Ал җилкәннәр” бәйрәме узды. Чарада Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева да булды.

Быел “Ал җилкәннәр”нең юбилей елы. Бәйрәмне беренче тапкыр 50 ел элек, 1968 елда уздырганнар. Икенче үзенчәлеге – ул футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәргә туры килде һәм аны төрле илләрдән килгән җанатарлар да карый алды.

Бәйрәмнең рәсми өлешен Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева ачты. Ул чыгарылыш укучыларын мөһим чара – мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрикләде.

“Кадерле чыгарылыш укучылары сезне илнең иң романтик бәйрәмендә сәламлим һәм мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Имтиханнар артта, ә алда – олы тормыш, юл сайлау, шул юлдан сез үзегезнең максатыгызга барачаксыз, - дип билгеләп үтте ул. – Сез дөньяның иң матур шәһәрендә, гореф-гадәтләр шәһәрендә яшисез. Сез бу гореф-гадәтләрне салап калырсыз дип ышанам. Алга барыгыз, сезнең барысы килеп чыгачак”.

“Ал җилкәннәр – 2018” бәйрәмен Петербург укучылары гына түгел, башкалар да карый алды. Оештыручылар сүзләренчә, Россиянең 34 төбәгеннән һәм чит илләрдән: Кипр, Молдавия, Сербия, Кыргызстан һәм Эстониядән, узган елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның килүе көтелгән. Сарай мәйданында барлыгы 80 мең тирәсе кеше җыелган иде, аларның 35 меңе – Петербург мәктәпләрен һәм һөнәри-техник училищесын тәмамлаучылар, узган елга караганда 4,5 меңгә күбрәк булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100