news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Васильева мәктәпләрдә яшь укытучыларның җитмәве турында сөйләде

Мәктәпләрдә яшьләргә тулы эш көне эшләмәскә рөхсәт ителәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Россия укытучыларының өчтән береннән артыгы пенсионерлар яки пенсия алды яшендәге кешеләр. Россия мәктәпләрендә педагогларның бары тик 5,9 проценты гына - 29 яшьтән яшьрәк. Бу турыда мәгариф министры Ольга Васильева сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

“Бүгенге көндә безнең укытучылар коллективының өчтән бере лаеклы яшьтәге кешеләр. Бездә бүген 23 процент укытучы пенсия чиген узган һәм 19 проценты пенсия яшенә җитүчеләр, 5,9 проценты - 29 яшькә кадәрге укытучылар”, - диде Ольга Васильева авыл мәктәпләре укытучылары съездының пленар утырышында.

Ул шулай ук студентларга мәктәпләрдә укытырга мөмкинлек бирәчәк закон проекты турында искәртте. Яшьләр тулы эш көне эшләмәячәк, әмма аларның үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булачак. 

Шулай ук, студентлар мәктәпкә килгән очракта тәҗрибәле укытучылар аларның остазлары була алачак, дип өстәде Ольга Васильева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100