news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Васильева мәктәпләрдә биш баллы бәяләү системасын гамәлдән чыгаруга каршы

РФ мәгариф министры фикеренчә, Россия мәктәпләрен 12 баллы бәяләү системасына күчерүгә ихтыяҗ юк.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Белемнәрне бәяләүдә биш баллы системага Россия укучылары инде күнеккән һәм ул аларга яхшы аңлашыла, белем бирү учреждениеләрен башка системага күчерүгә ихтыяҗ юк. Россия мәгариф министры Ольга Васильева шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Биш баллы система Россия мәктәпләрендә инде 75 ел кулланыла һәм ул ил өчен традицион системага әверелде, дип искәртте Васильева.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, ведомствога традицион системаны гамәлдән чыгаруга бәйле бернинди тәкъдим дә килмәгән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы мәгариф өлкәсендәге экспертлар белемнәргә бәя бирүдә биш баллы системадан баш тарту һәм альтернатив 12 баллы системага күчү хакында фикер алышалар дип белдергән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot