news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Васильева мәктәпләрдә 150 мең укытучы җитмәвен раслады

Мәктәп укытучыларының өчтән берен пенсионерлар тәшкил итә, диде министр.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә якынча 150 мең укытучы җитми. РФ фән һәм югары белем бирү министры Ольга Васильева мәктәпләрдә 1,5 млн тирәсе укытучы эшли һәм тагын ун процент җитми, дип «Россиийская газета»га сөйләгән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Министрдан укытучыларның икеләтә йөкләнешен исәпкә алып, 11 мең -12 мең педагог өчен ачык вакансияләр турында рәсми мәгълүматны шәрехләүләрен сораганнар.

Аның сүзләренчә, вазгыять төбәкләргә бәйле. «Губернатор чынлап та мәгариф өлкәсе өчен тырышкан урыннарда мондый проблема юк». Мисал өчен ул Мәскәү, Петербург, Мәскәү өлкәсе, Ульяновск, Белгород, Курск һәм Липецк өлкәләрен һәм Хабаровск краен атады. Васильева анда яшь укытучылар өстәмә түләүләр ала, шулай ук хезмәт фатирлары бирелүен дә искәртте.

Мәктәп укытучыларының өчтән берен пенсионерлар тәшкил итә, диде Васильева. Аның сүзләренчә, бер елда бюджет урыннарына 70 мең студент керә, әмма мәктәпкә аларның яртысыннан азы гына бара.

«Алар балалар белән эшләргә, җаваплылыктан һәм йөкләнештән курка. Шул сәбәпле, мәктәпләргә бармыйлар. Шуңа күрә хәзер педагогик вузлар практикага мөнәсәбәтне үзгәртә. Ул күбрәк булачак һәм иртәрәк башланачак», — диде ул.

«Мәктәпләрдә яшь белгечләр өчен өлкән һәм алдынгы укытучылар сыйфатында остазлар барлыкка килер дип өметләнәбез. Моннан тыш, без Мәгариф һәм фән министрлыгына югары уку йортларында «мәгариф һәм педагогик фәннәр» юнәлеше буенча 88 мең бюджет урыны бүлеп бирүне тәкъдим иттек. Бу 2021/22 уку елына кабул итү буенча планлаштырылган контроль саннар», — диде ул.

Министр шулай ук ведомствоның укытучыларга хезмәт хакын арттыру буенча көч куюын хәбәр итте. Аларга өстәмә йөкләнеш алырга туры килмәячәк һәм аларның хезмәте өчен түләү структурасын үзгәртү планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100