Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ольга Васильева мәктәпкә астрономияне икенче чит тел хисабына кайтарырга җыена
Әлеге фән икенче чит тел сәгатьләре хисабына укытылырга мөмкин.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Элегрәк астрономияне мәктәпләргә кайтару турында тәкъдим иткән яңа мәгариф министры Ольга Васильева астрономия өчен сәгатьләрне кайдан аласын әйтте. Әлеге фән икенче чит тел сәгатьләре хисабына укытылырга мөмкин. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасына биргән интервьюсында белдерә.
Министр фикеренчә, 250 сәгать бирелүче чит телне факультатив рәвештә укып өйрәнеп була. Элегрәк Васильева, министр булып сайланган вакытта, астрономия өчен сәгатьләрне кайдан аласын әйтмәгән иде.
«Әлеге фәнгә бер сәгать кайдан алырга? Җавап бирәм. Безнең икенче чит телгә 250 сәгать бар. Икенче чит тел, әгәр дә бу мәктәп телләр өйрәнә тоган махсус мәктәп булмаса, профанация бу. Бездә бер чит телне әле әйбәт укытсыннар, ике сәгатьне: берсен 10нчы сыйныфтан, икенчесен 11нче сыйныфтан курыкмыйча алырга була. Икенче, өченче чит телләрне, факультатив рәвештә өйрәнергә була, әмма аны мәктәптән чыкканда кулланырлык булсын», — дип белдергән Ольга Васильева интервьюда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз