news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады

2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш.

Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, беренче сыйныфта балаларга өй эшен бөтенләй бирмиләр. 2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш. 9-11 сыйныфларда исә бу вакытның 3,5 сәгатьтән дә артмавы шарт.

Ольга Васильева шулай ук белем бирү учреждениеләрендә өйгә бирелгән эшнең эчтәлеге һәм күләме нинди булачагын нәкъ менә укытучы хәл итүен дә искәртте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot