news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Васильева, хаталар күп булу сәбәпле, дәреслекләрне тәнкыйтьләп чыкты

Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, дәреслекләрнең полиграфик эшләнеше дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бүгенге мәктәп дәреслекләрен тәнкыйть утына тотты, дип яза «Известия».

«Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән дәреслекләрдә хаталар тулып ята», - дип хәбәр итте министр «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Моннан тыш, Ольга Васильева билгеләп үткәнчә, дәреслекләрнең полиграфик эшләнеше дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Ул шулай ук күп кенә кулланмаларда соңгы 20-25 елдагы фәнни казанышларның яктыртылмавын билгеләп үтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot