news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Васильева: Беренче югары белемне Россиядә алырга кирәк

Мәгариф һәм фән министры фикеренчә, Россия мәгарифе дөньяда иң көчлеләрдән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Беренче югары белемне Россия вузында алырга, ихтыяҗ булганда гына чит илдә укырга кирәк, дип белдерде Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мин беренче югары белемне Россиядә алу, шуннан соң гына аны чит илдә камилләштерү яклы. Әйтик, ниндидер тар белгечлек һәм күнекмәләр бар бит. Әгәр бу һөнәри эшчәнлекне камилләштерү өчен чыннан да кирәк икән, аны 1,5-2 ел дәвамында чит илдә алырга, аннары Россиягә әйләнеп кайтып, биредә кулланырга мөмкин», - дип саный министр.

Аның фикеренчә, Россия мәгарифе дөньяда иң көчлеләрдән. «Советлар Союзы вакытында безгә Европа, Азия, Африка илләреннән күпсанлы яшьләр белем алырга килә иде. Хәзер дә шундый хәл күзәтелә», - дип искәртте Васильева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100