news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ольга" тоннель проходчигы комплексы яңадан сәяхәткә китә

"Ольга" тоннель проходчигы комплексы яңадан сәяхәткә китә

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу атнада Даурия урамыннан "Таулык" станциясенә кадәр җир астыннан "Ольга" тоннель проходчигы комплексы сәяхәткә китә. Аңа 630 метр юлны үтү өчен 2,5 ай вакыт кирәк булачак.

Искә төшереп үтәбез, 7 декабрьдә машина "Әмәт" станциясендә җир өстенә чыккан иде. Мәскәүнең "Протонтоннельстрой" ҖЧҖ эшчеләре техниканы ремонтлап, җир өстенә чыгарды. Хәзер машина кабат эшкә керешергә әзер. Тоннель проходчигы комплексы 2,5 айдан "Таулык" станциясенә килеп җитәчәк. Метро төзүчеләр әлеге мәйданның даими конструкцияләрен монтажларга тотына ала. "Казметрострой" муниципаль унитар предприятиесе белгечләре ышандыруынча, Казан метрополитенының беренче чираты төзелеше тиздән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot