Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ольга Павловна адаптив спорт үсешендәге төп якларны атады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
РФ Президенты Владимир Путин, Спорт советында чыгыш ясаганда, профильле ведомстволарга Адаптив спортны үстерү концепциясен әзерләргә кушты, ул сәламәтлеге чикләнгән барлык кешеләр өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясендә катнашучы Ольга Павлова әлеге мәсьәләнең җәмгыять өчен әһәмиятен искәртте һәм яраланып кайткан махсус хәрби операция ветераннарына спорт аша тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.
«Һичшиксез, мондый Концепция 2030 елга кадәр әзерләнергә һәм расланырга тиеш. Ләкин бу мәсьәләдә ике фактор (мотивация һәм методика) аеруча әһәмияткә ия. Кешеләр спорт белән ни өчен шөгыльләнүен, моны нинди вакыт аралыгы белән эшләргә кирәклеген һәм аларга нинди йөкләнеш кирәклеген аңларга тиеш. Бу уңайдан адаптив спорт өчен белгечләр әзерләргә кирәк. Аларның җитәрлек булуы шарт», - диде Павлова «Татар-информ» агентлыгына.
Аның фикеренчә, спортның адаптив төрләрен пропагандаларга, лекцияләр уздырырга һәм мотивацион видеороликлар әзерләргә, паралимпия чемпионнары һәм махсус хәрби операция геройлары белән очрашулар оештырырга кирәк.
«Мотивация бик мөһим. Кешеләр үзләре кебек үк сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчыларның казанышларын күрергә тиеш. Бу аларга үзләрен җәмгыятьнең файдалы әгъзасы итеп тоярга, шулай ук тернәкләнергә ярдәм итә», – дип өстәде Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз