news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова яман шеш белән авыручылар өчен концерт оештырырга ярдәм итте

Ольга Павлова яман шеш белән авыручылар өчен концерт оештырырга ярдәм итте
Фото: © Александра Трофимова

Мәскәүнең П.А.Герцен исемендәге фәнни-тикшеренү онкология институтында пациентлар өчен концерт узды. Чара РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә оештырылды. Концертта виртуоз балалайкачы Юрий Шутов, саксофончы Иван Клочков һәм халык җырларын башкаручы Анастасия Ларцева катнашты.

Чараның инициаторы, Россия Иҗтимагый палатасының Татарстаннан әгъзасы Ольга Павлова фикеренчә, концерт пациентларга аз гына вакытка булса да авырлыклар турында онытып торырга һәм уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте.

«Минем иптәшем, хәрби хәрәкәтләр ветераны Дмитрий Макаренко биредә дәвалана. Җырчыларның һәм музыкантларның чыгышлары авыру белән көрәшүче пациентларга ярдәм итә. Онкология хастаханәсендә бик күп нәрсә эмоциональ халәттән тора», - диде Ольга Павлова «Татар-информ» журналисты белән әңгәмәдә.

Дәүләт яман шеш авыруларын профилактикалау өчен күп нәрсә эшли, дип белдерде җәмәгать эшлеклесе. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин бу проблемага зур игътибар бирә. Авыруны вакытында ачыкларга иртә ясалган скрининглар нык ярдәм итә.

«Россиядә 16 миллионнан артык кеше яман шеш белән авыручылар исәбендә тора, ел саен 300 меңгә якын кеше вакытыннан алда үлә. Табиблар җәмгыяте онкологик авырулар саны арту турында сөйли. Моның төгәл сәбәпләре билгеле түгел, әмма психологик халәт яман шеш авыруының үсешенә һәм барышына тәэсир итә ала. Яхшы кәеф һәм психологлар белән эшләү дәвалануның нәтиҗәлелеген арттыра һәм пациентка авыруны контрольдә тотарга ярдәм итә. Кешеләргә сәнгать, музыка һәм спорт яман авыруны җиңәргә ярдәм иткән тарихлар аз түгел», – дип ассызыклады Ольга Павлова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100