news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Павлова "Татмедиа"ның "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

Дәүләт Думасы депутаты "Чаян" юмористик журналына язылды.

Ольга Павлова "Татмедиа"ның "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды
Султан Исхаков

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, мөстәкыйль рәвештә үзләре языла алмаганнар өчен "Чаян" юмористик журналына язылу теркәде. 

Шул рәвешле парламентарий, АҖ "Татмедиа"ның "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды.

"Язылу бүләк ит" акциясе беренче ел гына узмый. Анда телгән һәркем катнаша һәм бүләккә язылу терки ала. Узган елларда акциядә Татарстан Республикасы симфоник орекестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов һәм башка танылган дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашкан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot