news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Павлова: Татарстанның туристлык потенциалын ачарга кирәк

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә туризм өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итү булды.

Ольга Павлова: Татарстанның туристлык потенциалын ачарга кирәк

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). "Россия хакимияте һәм гражданнары уртак көч белән төбәкләргә туристлык потенциалын ачарга һәм шул рәвешле эчке туризмны үстерергә ярдәм итәргә тиеш". Әлеге фикерне РФ Дәүләт Думасының Социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова җиткерде.

«Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, бөтен Россия буенча туристлык тармагы 200 млрд сумнан артык акча югалткан. Бу бик зур сумма. Бу - Россия икътисадының төп тармакларының берсе, без аңа ярдәм итәргә тиеш. РФ Дәүләт Думасы хөкүмәткә туристлык тармагына ярдәм итү  чараларына мөмкинлек бирүче закон кабул итте. Бу әйбәт, әмма бу гына аз», - диде Павлова.

Ул Дәүләт Думасы депутатлары да, Россия Хөкүмәте әгъзалары да, илнең гади гражданнары да туристлык мөмкинлекләрен күрсәтүдә үз төбәгенә ярдәм итәргә тиеш, дип өстәде.

«Үз илебездә дә уңайлы ял итәргә мөмкин. Киләчәктә дә туристлык тармагына ярдәм итү чаралары камилләштереләчәк, сентябрьдә без яңа законнар кабул итәчәкбез, эчке туризмның бу программасын эшләргә һәм үстерергә тиешбез», — дип искәртте Ольга Павлова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot