news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова: Татарстандагы социаль сәясәт тәҗрибәсе Дәүләт Думасында тәкъдим ителәчәк

Россия Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, республикада социаль сәясәт эшчәнлеге тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләренә файдалы.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда төбәк социаль сәясәтен тормышка ашыру пилот моделе апробацияләнә. Ул социаль инновацияләрне өйрәнүгә, социаль эшмәкәрлекне яклау һәм коммерцияле булмаган социаль оешмаларның эшлекле активлыгын җәелдерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасының Социаль сәясәт, хезмәт һәм ветераннар буенча комитет әгъзасы – Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова җиткерде. "Дәүләт Думасында әлеге тәҗрибә җитди итеп тәкъдим ителер дип уйлыйм", – дип билгеләп үтте депутат.

Ул республикада гыйнвар аеннан “Өлкән кешене кабул итүче гаилә” пилот проекты старт алачагын искә төшерде. Аның мәгънәсе – социаль яктан ярдәм кирәк булган өлкән яшьтәге ялгыз кешегә гаилә тәрбиясе бирү. Татарстанда 30 шундый гаилә булдыру ниятләнә. "Инде күп кенә муниципаль районнарда законнарны яки акчалата субсидияләрне көтмичә андый гаиләләр төзелде", – дип билгеләп үтте депутат.

Ольга Павлова шулай ук быел гамәлгә кергән федераль закондагы яңалык турында әйтте. Аерым алганда, аның сүзләренчә, 1 гыйнвардан социаль өлкә мәсьәләләренә кагылышлы закон проектлары үз көченә керде. Хезмәткә яраксызлык кәгазен хәзер электрон формада эшләргә була. Андый документ кәгазь варианттагысы кебек үк юридик көчкә ия. Судлар электрон дәгъвалар, күрсәтмәләр һәм башка документлар ала башлады. Намуссыз сатучыга яки товар җитештерүчегә карата Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә дәгъваны баштан аларның үзләренә җиткергәч кенә бирә аласың. Искәрмә булып, сәламәтлек өчен куркыныч булган товарлар гына тора. Туристик операторлар шәхси җаваплылык фонды төзергә тиешләр. Аның хисабыннан туристлар компенсация алырга мөмкин.

Депутат шулай ук 2016 елның икенче яртысына пенсияләргә индексация 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр түләнелә торган акча белән алыштырылуын искә төшерде. Ул акчалар 13-28 гыйнварда түләнә. Аның буенча пенсионерлардан гариза кирәк түгел. Пенсионерларга шуның белән бергә башка социаль яклау чаралары да саклана.

"Бүген Татарстанда социаль сәясәт өлкәсендә нәрсә уңышлы башкарыла, алар барысы да Россиянең башка төбәкләренә уңышлы күчерелергә мөмкин. Республика үзенә тартып тора һәм күпләр бирегә килергә тели", – дип йомгаклады сүзен депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100