Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ольга Павлова: Татарстан тарихи регионнар интеграциясенә зур өлеш кертә
Россия Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгатендә ассызыклаганча, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең РФ бердәм хокукый кырына интеграциясе тулысынча төгәлләнде.
Педагогика фәннәре докторы һәм РФнең атказанган тренеры Ольга Павлова бу процессның, спортны да кертеп, барлык юнәлешләр буенча да актив баруын билгеләп үтте.
«Татарстан тарихи регионнар интеграциясендә гаять зур роль уйный. Безнең команда комплекслы эшли: мәгарифне, инфраструктураны, сәламәтләндерүне һәм, әлбәттә, спортны үстерә. Хәзер спорт мәктәпләрен интеграцияләү бара, атлетлар һәм судьялар әзерләү программалары синхронлаштырыла. Шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежноеда бу эш көн саен бара. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә спорт мәктәпләре һәм спорт заллары, ягъни инфраструктура торгызыла. Катлаулы вазгыятькә карамастан, Запорожье һәм Луганскида яшьләр ГТО нормаларын актив тапшыра. Җирле спортчылар инде Россия җыелма командалары составында турнирларда ышанычлы катнаша», - дип уртаклашты Ольга Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз